Бүген Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре Светлана Биктимирова һәм Рамил Загретдинов Ватанны саклаучылар көненә багышлап батырлык дәресе үткәрде.
Приюты карамагындагы балаларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы хакында сөйләделәр. Балалар әлеге мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңладылар, аннан соң сорауларга җавап бирделәр.