Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагоглары Рәфинә Фирстова һәм Айсылу Җамалетдинова карамактагы кызлар белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара әзерләделәр.
Концерт программасы үз эченә иҗади номерлар алган иде. Алар барысының да күңеленә хуш килде.
Чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләр бүләкләр алды.