Шушы көннәрдә Балтач районында яшәүче, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Хәзинә Гөмәрова үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды.
Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин, ҖЧҖ "Якты юл" рәисе Раиф Хәкимов котлады.
Алар Хәзинә Гомәровага бүләкләр тапшырды һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерде.