Узган атнада эшкәртү сәнәгате өлкәсендә 127 кеше эшсез дип танылган

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

17-23 февральга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 127 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 95 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү – 34, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 48, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 46, энергетика тармагыннан – 17, коммуналь хезмәтләрдән – 43, сәламәтлекне саклаудан – 29, төзелештән – 54, авыл хуҗалыгыннан – 51, финанс эшчәнлегеннән – 29, кунакханә бизнесыннан – 18, файдалы казылмалар табудан – 15 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International