Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ны тәшкил итә

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

23 февраль көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18513 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 480 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,9%.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 23053кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1065  эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 1045 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 504е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 44 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International