Бүген Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хәрби-патриотик конкурс кысаларында солдатларча бер көнне тормышка ашырдылар.
Ярышлар барышында яшүсмерләр физик әзерлекләрен күрсәтте, Бөек Ватан сугышы хакында тарихи фактларны искә төшерде, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сәләтләрен ачыклады, солдат боткасын ашадылар, бәрәңге чистартты.