Кичә Чистайың "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Тантаналы шартларда биредә яшәүчеләрне район башлыгы урынбасары, "Милосердие–Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Ольга Добронравова һәм интернат-йорт директоры Елена Четырчинская котлады.