Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чәчәкләр куйдылар

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанның Җиңү паркында тантаналы митинг үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министры  Эльмира Зарипова, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, укучылар, "ТР студентлар Лигасы", "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Биредә мәңгелек ут янына чәчәкләр кую узды. Кешеләр шулай ук мәңгелек ут янына кызыл роза һәм канәфер чәчәкләр куйды. Алар Ватанны саклап һәлак булганнар истәлегенә баш иде. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International