Хөрмәтле ир-атларыбыз!
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас тәбрик итәм!
23 февральдә, беренче чиратта, без ветераннарны, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Ул вакыттагы буын кешеләре безнең өчен ныклык, сабырлык үрнәге булып кала.
Бу истәлекле көндә, беренче чиратта, тыныч һәм якты киләчәк телим!
Җиңү яктылыгы сезнең йөрәкләрдә беркайчан да сүнмәсен, Ватаныбыз чәчәк атуына һәм иминлегенә илтә торган бөек эшләргә этәрсен.
Ихтирам белән,
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова