Бөтенроссия "Югары социаль нәтиҗәгә ия оешма" конкурсының республика этабы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде

2016 елның 20 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министрының Беренче урынбасары, Республика ведомствоара комиссиясе координаторы Алексей Песошин һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча утырыш узды.

Шулай ук чарада социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика ведомствоара комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм профсоюз комитетлары рәисләре, "Югары социаль нәтиҗәгә ия оешма" конкурсының республика этабы җиңүчеләрне һәм призерлары катнашты.

Рәсми өлештән соң тантаналы рәвештә "Югары социаль нәтиҗәгә ия оешма" конкурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International