Бүген үзенең 90-яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкип Нәбиев билгеләп үтте.
Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина, Смәил авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Шулай ук ветеранга бүләкләр, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән шәхси котлау җиткерделәр.