Түбән Каманың “Балкыш” приютында тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый

2016 елның 20 феврале, шимбә

Кичә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Спорт – безнең дустыбыз" исеме астында спорт чарасы узды.

Чараның максаты – балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру юлы белән хокук бозуларны кисәтү.

“Без, приют хезмәткәрләре, балаларда үзләренең сәламәтлегенә карата дөрес мөнәсәбәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш” – дип ассызыклады приют тәрбиячесе Ирина Фотина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International