Хезмәт саклау мәсьәләләре буенча чираттагы зональ семинар узды

2016 елның 19 феврале, җомга

Кичә Буа шәһәрендә «Муниципаль берәмлекләрдә хезмәтне саклау буенча махсус бәяләү карарлары үткәргәндә Координацион совет роле» бишенче зональ семинары узды. Әлеге семинар Министрлык һәм муниципаль район администрациясе белән берлектә оештырылды. Киңәшмәдә модератор сыйфатында министрының беренче урынбасары Марат Гафаров чыгыш ясады.

Семинар эшендә хезмәтне саклау буенча Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары Координацион совет әгъзалары, Министрлык Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International