Бүген Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре патриотик тәрбия бирү максаты белән "Без хәтерлибез!" проекты кысаларында "Патриот" музеена экскурсия оештырды.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 18 балигъ булмаган бала катнашты. Яшүсмерләр зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңлады, экспонатлар карады.