"SMS-дети" волонтерлар хәрәкәте Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ирина Кожевникова белән берлектә хәйрия акциясе оештырды. Биредә мохтаҗ булган балалар өчен канцелярия товарларын җыю оештырылды.
Нәтиҗәдә, мәктәп кирәк-яраклары күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларга таратылды.