Иртәгә сәгать 11:00дә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Реальное время" интернет-газетасы студиясе кунагы булачак.
Биредә республика предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү, "соры хезмәт базары", Татарстанда хезмәт хакы бурычларын кайтаруга кагылышлы сораулар күтәрелер дип көтелә.