Эшсез Чистайлыларны вакансияләр ярминкәсенә чакыралар

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Иртәгә Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада түбәндәге предприятие һәм район оешмалары катнашачак: ААҖ "НАСКО", АҖ СК "Чулпан", ҖЧҖ "СК "Чулпан-Тормыш",  "Чистай" АМУ-Мәдәни үзәге, ҖЧҖ "Йоктранс", Чистай үзәк район хастаханәсе, АО "Чистай-Водоканал" һәм башкалар.

Эш бирүчеләр чистайлыларга 78 вакантлы эш урыны тәкъдим итәчәк. Биредә иминият агенты, түгәрәк җитәкчесе, бию кичәләре җитәкчесе, контролер, мастер, шәфкать туташы, табиб, машина йөртүче, слесарь КИПа, слесарь-ремонтчы, инженер-конструктор кебек вакансияләргә ихтыяҗ зур.

Чара Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 35 йорт адресы буенча уза. Башлана 9.00 сәгатьтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International