Казанның Совет районында эш бирүчеләр көне оештырылачак

2016 елның 12 феврале, җомга

17 нче февральдә Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ИП Федорец һәм ИП Юнысов катнашында эш бирүчеләр көне узачак. 

Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк: консультант, менеджер, шулай ук йөк ташучы, монтажчы, токарь һәм башкалар. 

Чара Журналистлар ур. 13 йорт адресы буенча 9.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International