Киров районында яшәүче эшсезләргә эшкә урнашу мөмкинлеге туачак

2016 елның 12 феврале, җомга

16 февральдә Казан шәһәре Киров районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр көне узачак.

Биредә АО ""Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы" эшсез гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим итәчәк: хисапчы, менеджер, бармен, официант, җыештыручы, электрик, балта остасы һәм башкалар. 

Шулай ук чарада катнашучылар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән консультация ала алачак. 

Чара Казан ш., Слободская ур., 23 йорт адресы буенча уза. Башлана 10.00 сәгатьтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International