Лаешта хезмәт шартларын махсус бәяләү турында фикер алыштылар

2016 елның 12 феврале, җомга

Кичә Лаеш шәһәрендә "Муниципаль берәмлекләрдә махсус хезмәт шартларын бәяләү буена идарә карарлары үткәргәндә Координацион советлар роле" темасына дүртенче зональ семинары узды. Әлеге чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы район хакимияте белән берлектә оештырды. Киңәшмәдә модератор сыйфатында министрының беренче урынбасары Марат Гафаров чыгыш ясады.

Семинар эшендә Алексеевск, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Чистай районнары хезмәт саклау буенча Координацион совет вәкилләре, Министрлык, Дәүләт хезмәт инспекциясе әгъзалары,

ҖЧҖ "ТрудЭкология", ЯАҖ "Казан-Восток-Сервис" җитәкчеләре һәм Лаеш районы оешма белгечләре катнашты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International