Эш бирүчеләрне һәм гражданнарны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре белән таныштыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешенә ярдәм итү программасы турында мәгълүмат җиткерү максатыннан, агымдагы елның 8 нче февраленнән алып, 11 енә кадәр Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Дәүләт хезмәтләре ярминкәсе” ачык ишекләр атналыгы узды.
Биредә “Табышлы хезмәттәшлек” темасына эш бирүчеләр белән көн саен түгәрәк өстәл утырышлары үтте. Әлеге очрашулар барышында конструктив әңгәмәләр, мәшгульлек үзәге гамәлгә ашырган программалар һәм чараларны тирәнтен һәм ачыктан-ачык тикшерү мөмкин иде.
Кичә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән һөнәри ориентлаштыру чаралары узды. Монда мәшгульлек үзәге консультанты хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында әңгәмә оештырды һәм 11 февраль көнне бу юнәлештә тест сорауларына җавап бирү мөмкинлеге барлыгын әйтте.
Шулай ук әлеге атналык кысаларында мәшгульлек үзәге юлламасы буенча һөнәри укулар узарга теләге булган эшсез гражданнар белән ике очрашу узды. Әлеге очрашуларда “Котельный операторы” һәм “Стропальщик” курслары оештыру мәсьәләләре тикшерелде.