Әлмәттә ун оешма 114 вакансия тәкъдим итте

2016 елның 12 феврале, җомга

Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дәүләт хезмәтләре белән таныштыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешенә ярдәм итү программасы турында мәгълүмат җиткерү максатыннан вакансияләр ярминкәсе узды. 

Бу чарада Әлмәт муниципаль районының 10 эш бирүчесе катнашты. Алар тарафыннан 114 вакансия тәкъдим ителде.

Ярминкәдә 159 кеше, шул исәптән 90 хатын-кыз, 42 яшь кеше катнашты. Эшкә урнашу өчен 20 юллама бирелде, 15 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда уку теләге барлыгын җиткерде, 30 ы һөнәри юнәлеш бирүче тест сорауларына җавап бирде.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы буенча бүлеге вәкилләре биредә контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар җыю пункты да оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International