Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Таттелеком” хезмәткәрләре җитәкчелегендә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби кичә үтте.
"Таттелеком” хезмәткәрләре Г.Тукайның тормыш юлы, иҗатының бүгенге көндә дә актульлеге турында сөйләде, татар һәм рус телләрендә язылган шигырьләрен укыды. Шулай ук картлар йортында яшәүче әби-бабайлар да үз осталыкларын күрсәтеп, Г. Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.
“Таттелеком” вәкилләре күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде. Чара чәй өстәле артында тәмамлады.