Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча ярдәмче программа кысаларында "Аҗаган" хәрби-спорт уены оештырды.
"Уен барышында балалар һичшиксез хәрби күнекмәләр үзләштерә, спортта осталыкларын арттыра. Моннан тыш, уен формасы кызыксыну тудыра һәм теоретик материалны практикада кулланырга мөмкинлек бирә" - дип билгеләде үзәк белгечләре.