Бүген Балтач районында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Маһикамал Мөхәммәтҗан кызы Хаҗиеваны 90 яшьлек юбилее белән тантаналы рәвештә котладылар.
Ветеранга Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Шеншеңәр авыл җирлеге башлыгы Раузит Галиев, җаваплылыгы чикләнгән «Маяк» җәмгыяте рәисе Хәлил Хаҗиевлар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.