Кукмараның "Милосердие" үзәге карамагындагылар тегү фабрикасында булып кайтты

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлек кысаларында "Хыял" тегү фабрикасына экскурсия оештырылды. 

Үзәк белгечләре билгеләвенчә, әлеге чараның максаты - балаларны әлеге фабриканың тарихы һәм тегүче хезмәтенең үзенчәлеге белән таныштыру. 

Тегү фабрикасы мастерлары балаларны кием тегү этаплары белән таныштырды. Компьютер дизайны балаларда аеруча кызыксыну уятты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International