Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә "Без хәтерлибез" проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Тукай районы "Шәфкать"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Без хәтерлибез!" проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект ААҖ РИТЭК социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган иде. 

Моның белән бәйле рәвештә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире белгечләр белән берлектә сугыш турында кичә үткәрде. Биредә әдәби әсәрләр, шигырьләр укылды. Кичәдә үзәк карамагындагы 15 бала катнашты. 

Чараның максаты балигъ булмаганнарга  патриотик тәрбия бирү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International