Питрәчнең "Шатлык" приюты белгеләре 5S системасы буенча эшли

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 5S Лин-офис системасы буенча укыту семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы районнарыннан 27 кеше катнашты.

Семинар барышында презентация күрсәтелде, шулай ук "Шатлык" приютында әлеге системаның практик кулланылышы тәгъдим ителде. . 

”2013 нче елдан башлап 5S системасы буенча алга куелган бурычны үтәү бара. Кыска гына вакыт эчендә кирәкле информацияне яисә тиз генә отчет җиберү һ.б. безнең оешманың специалистларының эшеләрен җиңеләйтә. Моннан тыш, бу система буенча медицина бүлмәсен, тәрбияләнүчеләрнең йокы бүлмәләрен һ.б. бүлмәләрне эшләделәр. Ашханәдә һәрбер тәрбияләнүченең исеме язылган табличкалар өстәлләргә куелган, һәрбер баланың өстәл артында үз урыны билгеләнгән (әгәрдә баланың берәр ризыкка аллергиясе булса, аңа куймыйлар" - дип билгеләп үтте приют директоры Резедә Вәсил кызы.

            Уку семинары 4 этаптан торды:

  1. Лекция – презентация : 5S Лин – системасы буенча белемнәрне формалаштыру.
  2. Лекция – презентация: Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләрне социаль урнаштыру буенча “Шатлык” дәүләт казна оешмасының 5S Лин-офис системасын кулланылышка кертү.
  3. 5S – Лин системасы буенча практик бирем.
  4. 5S – Лин системасы буенча үзгәргән бүлмәләрге демонстрацияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International