Кичә Менделеевскның "Кама таңнары"/"Камские зори" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Татьяна Чернова карамактагы балалар өчен Россия көне кысаларында мәгълүмати сәгать үткәрде.
Приют белгечләре билгеләп үткәнчә, презентацияләр белән үрелеп барган дәрес бик кызыклы, файдалы һәм эчтәлекле узды. Балалар күп кенә яңа фактлар белде.