Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Биредә "Татарстан Республикасының рәсми порталы" Дәүләт мәгълүмати системасы составына керүчеләр арасында үткәрелә торган сайтлар конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Шулай итеп, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Татар телендә иң яхшы сайт" номинациясендә дәрәҗәле икенче урынны яулады.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе Эльмира Зариповга диплом һәм кубок тапшырды.