Бүген Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы Эльмира Закирова "Дудлинг-антистресс" дип исемләнгән диагностик-коррекцион дәрес үткәрде.
Чара "Радуга" арт-терапия клубы эшчәнлеге кысаларында узды. Максаты - социаль яраклашуда кыенлыклар кичергән балалар белән психологик эш үткәрү.
"Дудлинг – бу арт-терапиядә яңа төр юнәлеш. Ул балаларның куркуын ачыкларга һәм алар белән көрәшергә ярдәм итә. Әлеге дәресләр циклы дәвам итәчәк", - дип ассызыклады үзәк белгечләре.