Яр Чаллының "Асылташ" приютында ял вакытын оештыру йөзеннән күңелле чара үткәрделәр

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Белеп ал" викторинасы узды. Чарада приют карамагындагы кече яшьтәге балалар катнашты.

"Безнең балалар әкиятләр аша дөньяны һәм социумны өйрәнәләр, үзләренең һәм башкаларның гамәлләренә бәя бирергә өйрәнәләр", - дип ассызыклады приют белгече.

Дәресләр тәмамлангач балалар тәэсирләрен рәсемнәр ярдәмендә белдерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International