Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында икенче төркем укучылар белән уен формасында "Башкача әйт" дип исемләнгән чара узды.
Уен өч этаптан торды. Алар үз эченә викторина, кроссворд һәм пантомималарны алды.
Тема һәм сорауларның төрлелеге балаларның сүзлек запасы арттыруга, яңа белемнәр алуга нигез булып торды.