Бөгелмәнең "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр һаваның физик үзлекләрен ачыклады

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россия фәне көненә багышланган мастер-класс узды.

Өлкән яшьтәге мәктәп укучылары Ләйсән Ахмедова һәм Елена Гусева җитәкчелегендә тәҗрибәләр үткәрде. Алар барышында балалар һаваның физик үзлекләрен ачыклады. 

"Конкрет мисаллар ярдәмендә, малайлар һәм кызлар теләсә кайсы фән мавыктыргыч булырга мөмкин икәнлегенә инанды", - дип билгеләде оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International