Казанда ветераннарны Ленинград блокадасын өзү көне белән котладылар

2016 елның 5 феврале, җомга

Бүген П. А. Полушкин исемендәге 11 нче санлы омуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы катнашында Ленинград блокадасын өзүгә 72 ел тулуга багышланган чара узды.

Тантанада Казан шәһәре "Бөек Ватан сугышы Ветераннары - блокадалы герой-шәһәр Ленинград халкы"  иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.

Катнашучылар өчен концерт программасы, шулай ук бәйрәм төшке ашы оештырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International