Бүген Нурлатта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы район хакимияте белән берлектә "Муниципаль берәмлекләрдә махсус хезмәт шартларын бәяләү буена идарә карарлары үткәргәндә Координацион советлар роле" темасына семинар узды.
Әлеге утырышта Әлки, Аксубай һәм Спас районнары хезмәт саклау буенча Координацион совет әгъзалары, Дәүләт хезмәт инспекциясе, ҖЧҖ "ЯАҖ, "Экостарт" ЯАҖ, "Казан-Восток-Сервис" вәкилләре, шулай ук Нурлат районы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, барлыгы - 50 дән артык кеше катнашты.
Семинар ахырында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар алды.