Бөгелмәнең "Возрождение" үзәге белгечләре карамактагыларда толерантлык гадәтләре тәрбияли

2016 елның 5 феврале, җомга

Кичә Бөгелмәнең  "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә экстремизмга каршы чара узды. 

Биредә балалар һәм ата-аналар өчен викторина биремнәре әзерләнгән иде, шулай ук "Экстремизм – җәмгыятькә янау" дигән видеоязма күрсәтелде. 

"Әлеге чараның максаты - балаларда толерантлык хисләре тәрбияләү. Аңлашып яшәү - хөрмәт, игелеклелек кебек сыйфатларны үз эченә ала"  - дип ассызыклады үзәк тәрбиячесе Ольга Ключникова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International