Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән мавыктыргыч чара узды.
Приют белгечләре билгеләп үткәнчә, чараның максаты - карамактагы балаларның белемнәрен киңәйтү.
Балалар, командаларга бүленеп, рус әдәбияты, тарих, флора һәм фаунага кагылышлы төрле конкурсларда катнашты.