Казанда Ленинград блокадасын өзүнең 72-еллыгына багышланган чара узачак

2016 елның 5 феврале, җомга

Бүген Казанның Совет районы П.А. Полушкин исемендәге 101 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәп базасында Ленинград блокадасын өзүгә багышланган чара узачак. 

Тантанада Казан шәһәре "Бөек Ватан сугышы Ветераннары - блокадалы герой-шәһәр Ленинград халкы"  иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашачак.

Катнашучылар өчен концерт программасы, шулай ук бәйрәм төшке ашы  планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International