Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагыларга шөгыль сайларга ярдәм итәләр

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү кысаларында "Минем кызыксынулар дөньясы" дип исемләнгән чара үткәрде.

Әлеге чарада карамакта торучы 15 бала катнашты. Аларга  көн режимы, ял вакыты турында сөйләделәр. Шулай ук укучыларга видеоматериаллар күрсәттеләр. Шөгыльләр куркынычсыз булырга һәм шатлык алып килергә тиеш, дип ассызыклады балалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International