Бүген Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2015нче ел эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы узды. Утырышта Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лилия Гафиева 2015нче ел нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул билгеләнгән еллык күрсәткечләрнен үтәлүен ассызыклап үтте. Эшсез калган гражданнарны профессиональ укыту, иҗтимагый эшкә урнаштыру, балигъ булмаган гражданнарны эш белэн тәэмин итү кебек күрсәткечләрнең планнан тыш үтәлүенә басым ясады.
2015 нче елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән Азнакай муниципаль районында “2015нче елга мәшгульлек өлкәсендә Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында “Инвалидларны социаль эш белән тәэмин итү”, “Эшчеләрне алдан укыту”юнәлешләрендә эш алып барылды.
Район җитәкчелеге мәшгульлек үзәге эшчәнлегенә, аның районның социаль-экономик үсешенә керткән өлешенә югары бәя бирде.Үзәк белгечләре – С.Муксиновага, Л.Гариповага, С.Кәримовага Азнакай муниципаль районы башлыгы Почет грамоталары тапшырылды.