Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбия бирү буенча ярдәмче программа кысаларында комплекслы дәрес узды.
Приют тәрбиячесе Анжелика Пушкова карамактагы балаларга Татарстанның табигате турында сөйләде. Дәрес Салих Сәйдәшев әсәрләре белән үрелеп барды, Аннан соң рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
"Мондый чаралар социаль яраклашуда кыенлыклар кичергән балаларны мәдәни-эстетик кыйммәтләргә, иҗади активлыкка өйрәтергә мөмкинлеге бирә, - дип нәтиҗә ясады приют педагоглары.