Яңа Савин районында вакансияләр ярминкәсе узды

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.

Ярминкә эшчәнлегендә ҖЧҖ "Даруханә Поволжье", ҖЧҖ СК "Ренессанс Жизнь", ҖЧҖ "ЖКХ Инвест плюс", һәм ИП Махмудов (отель "Сальма") кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: фармацевт, менеджер, консультант, администратор, җыештыру, урам себерүче, штукатур, фасовщик, балта остасы һәм башкалар.

Әлеге ярминкәдә 44 эшсез граждан катнашты, шуларның 6сы алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International