27нче гыйнвардан алып, 2 февральга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә – 147 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә 132 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә: төзелеш өлкәсендә – 60 кеше, транспорт һәм элемтә – 41, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 54, финанс эшчәнлек – 45, мәгариф – 46, сәламәтлек саклау – 26, хәрби иминлекне тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе – 34, авыл хуҗалыгы – 36, файдалы казылмалар чыгару – 13, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 34, газ, су, электр энергиясе җитештерү һәм бүлү – 21.