2 февраль көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17072 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 518 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,83% күрсәткечен тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 23675 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2253 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 1142 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 570е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 56 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.