Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча отчет җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Гадыевич Галиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Мисбаховна Хәйдәрова да катнашты.
Төп доклад белән Әлмәт мәшгульлек үзәге директоры М.М. Насертдинов чыгыш ясады.
2015 елда Әлмәт муниципаль районында соңгы 14 ел эчендә эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсенә ирешелгән – икътисади яктан актив халык саныннан 0,98 % тәшкил иткән (2014 елда – 1,06 %). Чагыштыру өчен: алдагы икътисади кризис чорында – 2010 елның мартында теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади яктан актив халык саныннан 4,28 % булган.
Эш бирүчеләр белән алып барылган нәтиҗәле эшчәнлек 2015 елда 2 мең 342 кешене (2014 елда – 1 мең 933 кеше) хезмәт белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
2015 елда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан “2015 елга мәшгульлек өлкәсендә Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру” дәүләт программасы эшләнде. Әлмәт мәшгульлек үзәге “Инвалидларны социаль яклау” юнәлешендә әлеге программада катнашты. Бу юнәлештә мәшгульлек үзәге тарафыннан инвалидларга хезмәт хакы түләү буенча эш бирүчеләргә чыгымнарның бер өлеше кайтарылды. Бу максатларда 70 инвалидка барлыгы 3 млн 444 мең 361 сум акча тотылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Әлмәт мәшгульлек үзәге эшчәнлеген югары бәяләде, җитәкчелеккә һәм коллективка 2016 елда уңышлар, күркәм нәтиҗәләргә ирешүне теләде.