Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча дәрес үткәрде

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча эшчәнлек кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  психологы Наталья Емельянова "Аңлашуга юнәлеш" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә карамакта торучы 16 бала катнашты. 

Чараның максаты - үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу. Биредә балалар белән төрле тренинг күнегүләр узды. Наталия Емельянова билгеләп үткәнчә, әлеге күнегүләр ярышуга гына түгел, бердәм хезмәттәшлеккә дә юнәлтелгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International