Алабуганың интернат-йортында гаилә гореф-гадәтләрен торгызалар

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм чарасы узды. Моның өчен туган көннәр һәм бер гаиләнең 59 ел уртак тормыш итүе булды.

Бәйрәм өстәле артында котлаулар, теләкләр яңгырады. Җырлар, такмаклар башкарылды. Ә бәйрәмнең иң күркәм үзенчәлеге пилмәннәр белән сыйлану булды. Аны интернат-йорт тулы составта бергәләп ясады. 

Учреждение хезмәткәрләреләре билгеләвенчә, мондый чаралар социаль-тернәкләнүне үз эченә ала. Анда катнашу өлкәннәргә аралашырга, тернәкләнергә, тулы тормышка кайтырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International