Лаешның тернәкләндерү үзәгендә тормыш иминлеге нигезләре турында сөйләделәр

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы комплекслы чаралар үткәрелә. 

Шушы көннәрдә тормыш иминлеге нигезләре буенча балалар белән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында һәр бала тормышында булырга мөмкин төрле очраклар уйналды. Мәсәлән, балалар таныш булмаган кеше ишеккә шакыганда үзләрен ничек тоту очрагын күрсәтергә тиеш иде. 

Приют тәрбиячесе Ләйлә Хасбиева билгеләвенчә,  мондый чаралар балаларда  куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгытырга, игътибарын арттырырга ярдәм итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International