Кичә Балтач районында социаль яклауга юнәлтелгән эш нәтиҗәләре буенча гомуми җыелыш узды.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең күзәтчелек советы әгъзалары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры, ветераннар оешмасы рәисе, тармак белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар социаль яклау буенча эшчәнлеккә анализ ясады, киләчәккә планнар, "Уңайлы мохит" максатчан программасы буенча башкарылачак эшне билгеләде.